Миңнеханов авыл Сабан туенда катнашу өчен Әстерхан өлкәсенә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәренә килде. Ул төбәк губернаторы Игорь Бабушкин белән XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әстерхан өлкәсе Бөтенроссия авыл Сабан туен беренче тапкыр кабул итә. Илнең төрле төбәкләреннән 1 меңнән артык кунак килүе көтелә. 2017 елда Әстерханда Федераль шәһәр Сабан туе узды.
Төп мәйданчыклар Идел буе районының Три протока авылында урнашкан. Мәдәни-этнографик мәйданчык 10 гектардан артык мәйданны били. Иң зур объектларның берсе - Татарстанның Кукмара районы архитекторлары төзегән татар хуҗалыгы.