Бүген Казанда «Китапханә төне»ндә Шамил Идиатуллин һәм Илдар Әбүзәров катнаша
Бүген, 27 майда, Татарстан Милли китапханәсендә ачык әдәби очрашу була. Ул ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» социаль-мәдәни акциясе кысаларында уза. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнаш форматта очрашуда язучылар Шамил Идиәтуллин һәм Илдар Әбүзәров, әдәби тәнкыйтьче Константин Мильчин һәм Казан федераль университетының чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Лилия Хәбибуллина катнаша.
Кунаклар әдәбиятчылар белән «магия реализмы», «фэнтези» һәм «фантастика»ның ничек аерылуы, шулай ук Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита», Джон Толкинның «Властелин Колец» һәм Джоан Роулингның «Гарри Поттер» романнары буенча фикер алышырга җыеналар.
Моннан тыш, спикерлар «фэнтези» жанрындагы яраткан әсәрләреннән өзекләр дә укыячак.
Чарага килү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Очрашу бүген 19.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча билгеләнгән.