Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе авыл Сабан туеннан фотолар күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерханның Три протока авылында башланган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе фотографияләрен күрсәтте. Ул фотоларны Телеграм-каналына куйды.
«Бүген күпмилләтле Әстерхан җирендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Әстерхан өлкәсе губернаторына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе ел эстафетасын Пермь крае кабул итте», - дип язган республика җитәкчесе.
Ул быел беренче сабан бәйрәме Әстерхан җирендә узуын билгеләп үтте һәм барлык Сабантуйларның да уңышлы узуын теләде.