Татарстанда 20 ел элек 19 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән ир-атка хөкем чыгарылган
Татарстанда 52 яшьлек ир-ат үтерү һәм сексуаль характердагы көчләү гамәлләре буенча гаепле дип танылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү ачыклаганча, 2000 елның сентябрендә исерек ир-ат 19 яшьлек кызны көчләгән, аннары аны үтергән һәм аның зәркән эшләнмәләрен урлаган.
Суд ир-атны 13 елга каты режимлы колониягә хөкем итте.