Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2023

"Безнең татар булуыбыздан файдаланырлар дип уйлыйм"

0

Казакъстанда "Даус. Балалар" телевизион проектында Казаннан татар кызы Ралина Ибраева катнаша. Ул шоуда катнашу хокукына "Туган тел"не җырлап ия булды. Бөтен Казакъстанга татар җырын яңгыраткан кыз финалга узачакмы һәм татарча җырлавын дәвам иттерерме? Азатлык аның белән дә, әнисе белән дә сөйләште.

11 яшьлек Казан кызы Ралина Ибраева "Казакъстан дауысы. Балалар" ("Казакъстан тавышы. Балалар") проектында сукырларча сайлауда — "Туган тел" җырын башкарып — проектта катнашуга иреште. Әлегә яңа тапшырулар эфирга чыкмады, әмма алга таба Ралина анда чыгыш ясаячак. Кайсы этапка кадәр җитәр — әлегә билгесез.

Ралина Казанның "Унбер" лицеенда 5нче сыйныфны тәмамлады. Бу математика юнәлешендә белем бирүче уку йорты, әмма 5 яшьтән вокал белән шөгыльләнгән кызчыкка сәнгать дөньясы кызык. Ралина инде Мәскәүдә узган "Голос. Дети" проектында катнашты, әмма ул төшеп калды. Казакъстанның "Дауыс. Балалар" шоуы — Ралинаның үзен икенче тапкыр сынавы. Әлегә аның өчен барысы да әйбәт, шома бара.

Ралина да, аның әнисе Рузалия дә Азатлыкка Казакъстанда оештырылган һәм дөньяда иң популяр булып саналган җыр шоуында катнашуы турында сөйләде. Казакъстан башкаласы Астанада "Туган тел"не җырлау, ни өчен алып баручыларның казакъча сорауларына Ралинага урысча җавап бирергә туры килгән һәм Казакъстанга бару туган телне, тарихны күбрәк өйрәнүгә этәрүче сәбәп нинди булганын сөйләделәр.

— Ралинаның бөтен Казакъстанга "Туган тел" җырын башкаруы да, Ралинага таба проектта катнашучы дүрт остазның да борылуы сөнечле күренеш булды. Котлыйбыз. Рузалия ханым, сез инде Мәскәүдә көчегезне сынап карадыгыз, хәзер Астанага бардыгыз, нәрсәгә кирәк иде бу, конкурслар стресслы процесс, вакытны күп ала…

— Бер ел элек, Ралинага 10 яшь булганда, ул "Голос"та катнашты, Егор Крид такымында булды. Анда Казакъстаннан да катнашучылар бар иде. Без дуслаштык, аралашуны дәвам иттек. Менә алар Астанада да бу проект булачак, кастинг, сайлап алу булачак, кем тели, катнаша ала дип яздылар. Ралинадан телисеңме дип сорадык, аның теләге зур булгач, көчебезне сынап карарга булдык. Без ул Казакъстандагы бәйгене болай да күзәтә идек, анда Русиядән балалар катнаша. Без дә катнаша алабыз дидек тә гаризаны бирдек.

Башта онлайн кастинг булды. Репертуарны юлладык, алар арасында татар, урыс, инглиз, казакъ җырлары да бар иде. 10 көн кала безгә "сукырларча" сайлау өлешендә татарча җырлауны сорадылар. Көтелмәгән тәкъдим булды. Куандык! "Туган тел"не башкарырга булдык, башка вариантларны уйламадык та. Шул җырны җибәрдек. Аңа яңа аранжировка ясалды, җыр бераз яңартылганга күрә ул башкача яңгыраш тапты. Без ул вариантны нык яратабыз. Ул заманча эшкәртелде, әмма даһи җырның бөеклеге һич кимемәде.

Казакъстанда нәкъ "Туган тел"не башкара алуыбыз белән горурланабыз. Аны телевидение, интернет аша күрсәтелләр. Бу татарлар гына түгел, башка төрки халыкларга да таныш җыр. Ул бай тарихлы, кешеләрне берләштерә торган җыр. Ул күпләрнең рухына туры килә.

— "Туган тел"нең бер өлеше генә җырланды. Ни өчен?

— Бу шоуның үз шартлары, катгый таләпләре бар. Оештыручылар үзләре ничә минут җырларга, ничә куплетны башкарырга икәнен төгәл әйтә. Анда безнең теләккә берсе дә карап тормый. Без аны тулысынча башкарыр идек, чөнки ул җырны Ралина да, мин дә нык яратам, аңа шулкадәр күп көч салынды. Кызганыч, 2 минут кына җырларга рөхсәт ителде, бу вакытка ике куплет кына сыя. Әмма шулай булуга карамастан ул күпләрнең кылларын тибрәтә алды.

— Ралина, сиңа сорау, чыгыш ясау кыска, ә хөкемдарларны үзеңә җәлеп итәргә кирәк, бу — авыр мәсьәлә, кем дә булса борылыр дигән өмет белән сәхнәгә чыккан идеңме? Әллә ул хакта уйламадыңмы?

— Кем дә булса барыбер борылачак дип ышанып чыктым, әлбәттә! Барысы да борылмаса да, кемдер борылырга тиеш иде, шулай булды да! Иң кызыгы — мин нәкъ Алемның (Батырхан Маликов — ред.) борылуын теләдем. Шулай булды да! Аңа ияреп башкалар да түзмичә миңа таба борылгач, сөенечем эчемә сыймады. Берсе борылса да, шәп иде дип уйлый идем. "Туган тел"гә борылмый мөмкин дә түгел иде! Без күп итеп, яхшы итеп әзерләндек.

 

— Остазлар җырны таныдылар да, кимендә аның татар телендә башкарылганын тиз отып алдылар, сөенделәр дә кебек, Рузалия ханым, шулаймы?

— Без аларның үзара сөйләшүләрен язмада, шоу телевидениедән күрсәтелгәч кенә күрдек, ишеттек, әмма сөенгеннәре, гаҗәпләнгәннәрен йөзләреннән укып була иде. Кемдер Ралинаның чыгышыннан соң аның белән танышканда музыка укытучысының татар булуын искә алды, уртак сүзләр эзли башладылар, телләр, мәдәният охшаш булуын билгеләделәр. Ул сүзләр безнең күңелгә дә май булып ятты. Ралина өчен мин сәхнә артында җан атып тордым. Минем белән бергә кызымның вокал укытучысы Альбина Казыханова булды. Бик куандык инде. "Туган тел" җырына шундый реакция булганына да, җырлау осталыгын аерып әйтүләренә дә сөендек.

Эфирдан соң да кешеләр килеп хисләре белән уртаклашты. Каядыр, ниндидер сүзләр аңлашылмаса да, тулаем җырны аңладык, күңелгә якын дип әйттеләр. Мәскәү дуслары да никадәр моңлы җыр, үзенчәлекле дип әйтте.

— Яңача яңгырый шул. Аңа кем аранжировка ясады? Артык бозгансыз, бизәгәнсез дип тәнкыйтьләүчеләр булдымы?

— Бу эфир март аенда төшерелде, кайттык да җырның тулы версиясен яздырттык. Тукайның туган көненә бер бүләк булыр дип җырны студиядә яздырдык. Эфирга чыкмаган килеш без аны яңгырата алмадык. Юрий Федоров аранжировканы ясады. Гармунчы Булат Хисмәтов тә ярдәм итте. Тапшыру эфирга чыккач, Ралина башкаруындагы җыр инде төрле платформада чыкты, табып тыңлап була. Конкурста катнашучыларның кайберләре инде суыртып алып, аны җырлап йөри. Күңелле моны күрү.

— Сез Мәскәүдәге "Голос"та да катнаштыгыз, хәзер менә Казакъстандагы бәйгедә көчегезне сыныйсыз, ике илдәге шоу ничек оештырылганын чагыштыра аласыз. Оештыруда аерма бармы?

— Казакъстандагы бәйгедә Русиядән балалар шактый катнашты, мәсәлән, Мәскәүдән, Бурятиядән балалар бар иде. Кытай, Болгариядән килүчеләр дә бар. Сайлап алу катгый иде. 120 бала кастингны узды, алардан "сукырларча" сайлап алу турында бары тик 60 бала гына чыгыш ясый алды. Аннары 20 генә бала калачак, аннары — 12, аннары — 4 бала. Һәр тапшыруда бала саны кими. Бу катнашучылар өчен колоссаль стресс. Бала күңеле — бәллур, хисләр белән идарә итү дә кемгәдер авыр. Шуңа бу бәйге сынау өстенә сынау. Без сайлаган остазның такымы көчле, көндәшләр дә нык талантлы, әмма без үз көчебезгә дә ышанабыз. Һәр этапта камилләшергә, күбрәк эшләргә туры килә. Мәскәүдәге бәйге безгә никадәр күп эшләргә кирәклеген күрсәтте, хаталарыбызны таныдык. Аларны юк итәр өчен тырыштык. Бер ел элек Ралина интервьюларны да авыр бирә иде, хәзер исә бер баскычка мендек.

— Ә ни өчен бу остазны, җырчы Алемны сайладың, Ралина?

— Мин әни белән Казакъстандагы шоуны карап бардым, узган сезонны игътибар белән күзәттек. Остазларны да шуннан беләм. Мин Корея поп музыкасы белән мавыгам, ошый ул миңа. Алемны күргәч, үзем яратып тыңлаган җырчыга ошаттым. Алем үзе дә ачык кеше, аның иҗаты да ошый.

"Сукырча" тыңлауның иң азаккы этапларында катнаштым, анда инде күпләрне сайлап алганнар иде, ягъни остазлар үзләренә җырчыларны сайлап бетергәннәр иде. Алем төрле конкурсларда катнашкан, ул балаларны бик җентекле сайлап алды. Борылсалар кемне сайларга соң дигәч, әни миңа остазыңны йөрәк белән сайла диде. Алем беренче борылды, бу минем өчен бер билге булды, мин үзем аңа эләгергә тели идем.

— Рузалия ханым, Казакъстандагы шоу тулысынча казакъча барды. Бер генә урысча сүзен ычкындырмады алып баручылар да, остазлар да. Ә Ралина урысча җавап бирде…

— Ралина да, мин дә казакъча белмим, шуңа аңа каушап калмас өчен урысча аралашу җиңелрәк иде.

— Ә татарча җавап бирелсә, казакълар аңларлар иде кебек, телләр якын бит…

— Оештыручылар урыс телендә дә, казакъча да җавап бирергә мөмкин диде. Казакъстанда ике тел дә кулланыла. Чит илдән килүчеләр инглиз телендә аралашты. Ралина остазлар белән аралашканда татар белән казакъ телләре якын булуының дәлилләр китерде. Алга таба катнашуыбыз дәвам итсә, без татарчаны күбрәк кулланырга кирәклеген аңладык. Башка балалар белән аралашабыз, телләрнең нык охшаш икәнен күрдек.

— Ралинаның татар теле белән дуслык ничегрәк?

— Ул аңлый, әмма без бу бәйгедән соң татар телен тагы да камилләштерергә, шомартырга кирәклеген аңлап кайттык. Без күбрәк укыйбыз, өйрәнәбез. Туган як, тарих белән кызыксынуга да этәрде бу бәйге.

Гаиләдә ирем дә, мин дә татар булсак та, ничектер күбрәк аралашу урысча килеп чыга, әмма Ралинанең ике яктан да әби-бабайлары бар, алар гел татарча сөйләшә. "Унбер" лицеенда да татар теленә игътибарлылар, телне күңелле итеп укыталар, яңа "Сәлам" китаплары белән белем алалар. Әдәби телне үзләштерү мөһим икәнен аңлыйбыз, дөрес итеп сүзләрне, авазларны чыгару да кирәк бит.

— Ралина алга таба конкурста татарча җырлар башкарачакмы?

— Без бәйге кагыйдәләренә нигезләнеп күпне әйтә алмыйбыз, рөхсәт ителми, ягъни менә инде кайбер тапшырулар төшерелде, алар монтажлана, әмма әле эфирга чыкмады. Кайчан чыгасын алар берничә көн алдан гына әйтәләр. Алга таба репертуарны остазлар сайлый дип кенә әйтә алам, әмма мөмкинлек булганда татар мелизмнарын кулланып булса да җырларга рөхсәт ителер дип ышанам.

Безнең татар булуыбыздан файдаланырлар дип уйлыйм. Аларга безнең мәдәният кызыклы. Гомумән казакълар безне якын китте. Тел дә якын, дин дә бер. Ралинаның йөзе дә шәрыкъ кызларыныкы кебек бит, шуңа безне гомумән казакъ гаиләсе дип уйладылар, килеп казакъча эндәшәләр иде. Ибраева фамилиясе дә Казакъстанда популяр икән, шунысы да Ралинаны казакъларга якын итте дә куйды.

— Рузалия ханым, Ралинаны Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән чагыштыралармы? Сәйдә дә, Ралина да бер үк шоуда, ләкин төрле илләрдә татар җырын башкарды.

— Андый чагыштырырлык фикерләрне укымадым, күрмәдем. Алар икесе дә ике төрле җырчы. Сәйдә безне карап бара, ул беренчеләрдән булып котлады, уңышлар теләде. Танышбыз, аралашабыз. Ул гел дә җылы сүз таба Ралинага. Алар көндәшләр түгел, Ралина да, Сәйдә дә татар халкының җырларын халыкка җиткерә, Татарстанның данын күтәрү теләге белән яши.

— Кызыгызның киләчәктә кем булуын телисез? Җырчы итеп күрәсезме?

— Ралина Казанның "Унбер" лицеенда укый, бу математикага күбрәк басым ясалган уку йорты, һәр көн математика дәресе керә. Әмма кызым вокал белән дә шөгыльләнергә нык ярата. Ул, әлбәттә, күп вакытны ала. Киләчәктә кем булыр ул, нинди юл сайлар — үзе хәл итәр. Әмма мин дә, ирем дә бала киләчәктә сәнгать юлын сайлаган очракта да, интекллектуал, белемле булуын телибез. Ахмак җырчы итеп күрәсе килми. Киң карашлы булып үсүен телибез. Безнең өчен мәктәптә белем алу мөһим дип саныйбыз. Ике-өч елдан соң ул үз юнәлешен сайлар дип өметләнәм. Әле аңа җырларга күңелле, кызык, шуңа без аңа теләктәшлек күрсәтәбез. Гастрольләргә китсәк тә, без мәктәптә укуга кулны селтәмибез, киресенчә, калдырырга туры килгәнен белсәк, алдан әзерләнә. Ныграк басым ясыйбыз, калдырмаска тырышабыз. Ралина — бик тырыш, максатчан бала. Теләгенә ирешергә тели икән, профессиональ яктан үсәргә кирәклеген аңлый.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин посетил фестиваль «Москва — на волне. Рыбная неделя»





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 5 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин посетил фестиваль "Москва – на волне. Рыбная неделя"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Маленький Душанбе под крылышком щедрой балерины: загородный особняк Анастасии Волочковой наводнили особенные таджики




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

МегаФон привёз спасателям и пожарным грузовик связи

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)


Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России