Яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Бүген Татарстанда һава торышы шартлары начарланачак. Шул сәбәпле, республиканың Гидромеоторология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.
Аерым алганда, көндез һәм кич, 12:00 – 23:00 сәгатьләр аралыгында, республикада һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм эре боз явуы көтелә.
Моннан тыш, секундына 20-25 метр тизлектә көчле җил фаразлана, урыны белән җилнең тизлеге секундына 28 метрга кадәр җитәргә мөмкин.