Алексей Песошин Химиклар көне белән котлады
Татарстан илнең икътисади үсешен тәэмин итә алырдай гасырлык фәнни традицияләргә һәм сәнәгать потенциалына ия. Республикабызның фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре Европада һәм Россиядә иң зурлар рәтендә санала һәм көндәшлеккә сәләтле яңа төр продукция белән базарга чыгуын дәвам итә. Бу хакта Татарстанның Премьер министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлаганда әйтте.
«Әлеге тармакның тел-теш тидермәслек абруе көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт һәм югары квалификацияле меңләгән белгечнең һәм галимнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы нәтиҗәсе. Хезмәтне хөрмәт итү, белемгә омтылу, даими үсеш һәм фидакарьлек Татарстандагы яшь химикларның тормыш позициясе булырга тиеш.
Бүген Россия сәнәгате катлаулы чор кичерә, ул безнең барыбыздан да тотрыклы мөнәсәбәтләрне үзгәртүне таләп итә. Бу республиканың химия оешмалары өчен дә искәрмә түгел. Әмма бу чор – мөмкинлекләр чоры да булып тора. Акционерларның, химия предприятиеләре һәм фәнни оешмалар хезмәткәрләренең зур тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү потенциалы килеп туган авырлыкларны уңышлы җиңәргә, сәнәгать һәм халык өчен кирәкле булган продукция җитештерүне кыска вакыт эчендә җайга салырга ярдәм итә.
Ил сәнәгатен комплекслы үстерү, инновацион проектларны тормышка ашыру – гражданнарның матди иминлеге үсешенә, икътисадның иминлеген арттыруга, киләчәк буыннарның лаеклы тормышына гарантия.
Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә эшләүчеләргә, шулай ук тармакның фәнни оешмаларына югары профессиональлек, сайланган эшчәнлектә камиллеккә омтылу һәм эшкә җаваплы караш өчен ихлас рәхмәт.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Сез Татарстан Республикасында химия үсешенә зур өлеш керттегез. Бүген күбегез яшь белгечләр өчен остаз, ә бу – традицияләрне, уникаль тәҗрибәне һәм белемне саклау нигезе. Тормышларын химия тармагы белән бәйләгән һәркемгә нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!» – диелә премьер-министр котлавында.