Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады
Матур гадәт буларак, кунакчыл Лаеш җирендә, Никольское чиркәве чаңы Каравон бәйрәме башлануын хәбәр итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика халкын рус халык бәйрәме белән котлавында шундый сүзләр урын алган.
«Игенчеләрнең зирәклеген һәм туган җирнең онытылмас образларын үз иткән бу бәйрәм, элеккечә, аерым рухи көчкә ия һәм безне рус традицион мәдәниятенең күпкырлы матурлыгы һәм якты төсмерләре белән сөендерүен дәвам итә.
Никольское авылының Каравон бәйрәмендә аерым символизм ята, анда табигать рухы, җан җылысы һәм боларның бердәмлеге бер ритмга кушыла. Бу безнең һәрберебезгә үз тамырларына бәйлелек һәм ата-бабаларыбызның данлы традицияләре белән өзелмәс бәйләнешнең кабатланмас хисләрен бирә.
Бәйрәм елдан-ел илебезнең төрле почмакларыннан рус халкының үзенчәлекле мәдәниятен бәяләүчеләрне җыя. Бәйрәмдә балалар тавышларының яңгырап торуы һәм яшьлек дәрте ташып торуы сөенеч бирә. Үсеп килүче буынны уртак тарихи-мәдәни мирас белән таныштыру күпмилләтле Татарстанның традицион кыйммәтләрен саклауга һәм иҗади үсешенә нигез булып тора.
Моңа безнең республикада 2023 елда уздырыла торган милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы ярдәм итәргә тиеш. Милләткә һәм дингә карамастан, уртак тарихи язмыш, эчке рухи көч һәм әхлакый кыйммәтләр белән берләшеп, бары тик бергә генә без уникаль тарихи-мәдәни мирасны саклап кала алабыз һәм барлык вакытлы авырлыкларны җиңә алабыз.
Каравонда катнашучыларга һәм бәйрәм кунакларына чын күңелдән яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт телим!» – диелә республика җитәкчесе котлавында.