Казанда светофорның кызыл төсенә юл аша чыккан җәяүлене машина бәрдергән
Кичә Казанның Зорге урамында «ВАЗ 2112» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Бу хәл кичә 21:25 сәгатьтә булган. Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе светофорның кызыл утына юл аркылы чыгып барган ир-атны бәрдергән.
«Авария нәтиҗәсендә 43 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр», – дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясендә.
Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.