Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт кыска эш атнасы турында искәртте
Июньдә Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан кыска эш атнасы була. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
Бәйрәм дүшәмбегә туры килә, шуңа яллар гадәттәгечә ике көн түгел, ә өч көн булачак. Шулай итеп, эш атнасы сишәмбе, 13 июньнән башлана.
Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәттә искәртүләренчә, эш бирүче хезмәткәрдән бәйрәм көнендә эшләүгә язмача ризалык алырга тиеш. Эш көне булмаган бәйрәм көннәре оклад алучы хезмәткәрләргә хезмәт хакын төшерүгә сәбәп була алмый.
«Эшкә карап акча ала торган хезмәткәрләргә эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә акча түләнә. Аның күләме коллектив килешүе яки норматив актлары буенча билгеләнә», - диделәр ведомствода.
Искәртик, бу җәйдә Россиядә яшәүчеләрне өч кыска эш атнасы көтә.