Түбән Камада җиңел автомобиль эстакадага килеп бәрелгән, пассажиры комада
Түбән Камада «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, эстакадага килеп бәрелгән, пассажиры комада. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе
Авария бүген иртән Соболеково автомобиль юлының беренче километрында булган. Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм эстакадага килеп бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә 26 яшьлек машина йөртүченең боты сынган һәм баш мие селкенгән. Аны Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә озатканнар.
Шофер янында утырган пассажирның башы җәрәхәтләнгән, ул комада.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе