Әтнә районының Бәрәзә авылы 703 еллыгын билгеләп үтте
Әтнә районының бай тарихлы Бәрәзә авылы чираттагы туган көнен бәйрәм итте. Аңа 703 ел! Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.
Башта авыл халкы зиратта өмә уздырды. Ә кич белән мәктәп каршындагы мәйданчыкта балалар уеннары булды, соңыннан тәм-том һәм пылау белән сыйланып, күңел ачтылар.