Полиция хезмәткәрләре Казан үзәгендә ир-атка пычак кадаган үтерүчене эзли
Бүген иртән «Черек күл» паркы яныннан үтеп баручылар пычак белән яраланган ир-атны күреп алган. Ир-ат әле исән була, шунда ук полиция һәм ашыгыч ярдәм табиблары килеп җитә.
Агентлыкка билгеле булганча, аркасына өч тапкыр пычак белән кадалган 39 яшьлек ир реанимациядә вафат булган.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары үтерүчене ачыклау һәм тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.