Татарстанда «Кырык дүртнең май аенда» дигән татарча фильм төшерелә
Татарстанның Әтнә һәм Арча районнарында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның шул ук исемдәге повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә. Әтнә һәм Арча районнары администрацияләре төшерү процессына зур ярдәм күрсәтә. Фильмның премьерасы 2024 елның мартында булачак. Татарстан республикасының Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Фильмның режиссеры Александр Далматов сөйләвенчә, картина гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Фильм Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кыз тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышланачак. Картинаның төп максаты - яшь буын арасында тарихка һәм кешелеккә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең данлы батырлыгын мәңгеләштерү.
Фильмда Татарстанның танылган актерлары Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шарапов, Гүзәл Шакирова, Сәкинә Минханова, Зөлфия Зарипова, Айгөл Миңнуллина, Фаяз Хөсәенов һәм башкалар төшә. Төп рольне - Хәмдия ролен Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова башкара.
Фильмның язгы күренешләре «Татнефть» компаниясенең «Энергия добра» гранты акчасына төшерелә. Фильмның продюсеры - Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.
Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе ярдәмендә төшерелә.