Быел Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курс җыя
Казан театр училищесында актерлык осталыгы курсының татар бүлегенә студентлар кабул ителә. «Быел курсны Камал театрының әйдәп баручы актеры, Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин җыя», дип хәбәр итә Казан театр училищесында.
Театр булачак абитуриентларны 8 июнь көнне консультациягә көтә. Башлана 10.00 сәгатьтә.