Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында Татарстан фоторәссамы күргәзмәсен ачты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген парламент башлыгы РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән очрашты, шулай ук Россия парламентының түбән палатасында «Туу тарихы» фотокүргәзмәсен ачуда катнашты, Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре һәм Татарстаннан сайланган депутатлар белән аралашты.
Татарстан фоторәссамы Диләрә Эстринаның эшләре тәкъдим ителгән «Туу тарихы» дип аталган күргәзмә 1950 елдан башлап бөтен дөньяда 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республика җитәкчелеге исеменнән күргәзмәнең күпсанлы кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Демографик вәзгыять, туучыларның кимүе, гаилә институтын саклау һәм ныгыту – бүгенге көндә төбәкләрне борчыган мәсьәләләр, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Гаилә һәм балалар – безнең фундаменталь кыйммәтләр, ә балалар, үз чиратында, еш кына гаиләне ныгытучы төп көч булып тора».
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, күпмилләтле Россиянең һәр халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте нәкъ менә гаиләдә саклана һәм тапшырыла. Бу мөһим иҗтимагый институтның тагын бер зур казанышы.
«Туу тарихы», бала туу вакытының уникальлеге турындагы фотопроект, Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм инде үзенең әһәмиятен раслады. Проект авторы туган мәлен фотога төшергән беренче балага быел 5 яшь тула.
Тематик күргәзмәне оештыру инициативасы белән Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзалары чыккан. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, мондый күргәзмәне оештыру идеясе узган ел туган, ул вакытта республикада традицион рәвештә үткәрелә торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча фотосурәтләр конкурсына Чаллыдан уникаль фотосурәтләр килгән.
Шулай ук бүген, Дәүләт Думасының пленар утырышы алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентының түбән палатасы башлыгы белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Вячеслав Володин белән региональ һәм федераль законнарны гармонияләштерү һәм илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Вячеслав Володин Татарстаннан сайланган депутатларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, – сүз шулай ук парламентарийлар белән эшләү формалары, Россия Федераль җыелышында Татарстан депутациясе белән традицион киңәшмәләр уздыру, алар кысаларында илкүләм проектларда катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре һәм дәүләт программалары гамәлгә ашыру турында барды.
Очрашуда хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карала торган Татарстан Закон чыгару инициативаларына аерым игътибар бирелгән. «Вячеслав Володин республиканың ничек үсүе белән кызыксынды, Татарстан Республикасы Рәисенең эшен, башкарма хакимият органнарының бүгенге көндә кертелгән санкцияләр белән бәйле кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча эшчәнлеген югары бәяләде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.