Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2023

Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

0

Татарстанда мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.

Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Документлар июль ахырына кадәр кабул ителә. Август башында кабул итү имтиханнары башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура), академик дәрәҗәсендәге белемне Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Мәдрәсәләр «Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү» юнәлеше буенча эш алып бара. Белем алып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре укытучысы», «Ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы» квалификацияләре, ә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучыларга «Гарәп теле тәрҗемәчесе» квалификациясе дә тапшырыла. Дини уку йортларында бик әзерлекле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Казан ислам университеты югары дини белемле белгечләр дә (Ислам фәннәре бакалавры; Коръән фәннәре бакалавры), урта һөнәри дини белемле белгечләр дә (Имам-хатыйб; Ислам нигезләре укытучысы) әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгыларын читтән торып укытканда, дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла.

Россия ислам институты студентлары «Теология»; «Лингвистика»; «Журналистика» юнәлешләре буенча белем алачак. «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып уку мөмкинлеге бар. Быел РИИда документлар беренче тапкыр «Журналистика» юнәлеше буенча магистратурага көндезге уку бүлегенә кабул ителә.

Болгар ислам академиясендә белгечләр магистратура/докторантура дәрәҗәсендә «Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү», шулай ук «Теология» юнәлешендә «Ислам теологиясе контекстында дәүләт һәм төрле диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр» профиле буенча белем ала.

Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында һәм беркетелгән кушымталардан алырга була.





Губернаторы России
Москва

Собянин открыл пешеходную галерею между станциями метро и МЦД-4 Кутузовская





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Полина Гагарина

Полина Гагарина заявила о победе над Ольгой Кормухиной по обвинению в плагиате песни




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Дмитрий Вязьмикин – тренер по индивидуальной подготовке молодежного футбола «Локо»

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве


Анастасия Потапова

Ролан Гаррос. Расписание 2 июня. Потапова и Швентек сыграют первым запуском, Синнер – последним



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Игорь Бутман

Долина, Бутман и его оркестр представили Россию на Akra Jazz Festival в Турции



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России