Миңнеханов Росгвардия башлыгы Золотовка ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росгвардия башлыгы Виктор Золотовка ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, медаль җәмәгать иминлеген тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытудагы хезмәтләр өчен тапшырылган.
Татарстан Рәисе һәм РФ милли гвардия гаскәрләре Федераль хезмәте директоры – Россия милли гвардия гаскәрләре башкомандующие шулай ук республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
«Татар-информ» агентлыгы бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Золотовның Казанда Росгвардиянең яңа бинасын ачуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.