Азнакай районында янып киткән коры үләнне сүндергәннәр
Бүген социаль челтәрләрдә Азнакай районында көчле урман янгыны чыгуы турында мәгълүмат чыкты.
Социаль челтәр кулланучылары хәбәр иткәнчә, посадка янган, ялкын агачлардан биегрәк күтәрелгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу - урман янгыны түгел. Метрәй авылы янында 11.53 сәгатьтә коры үлән янган. Ут 500 квадрат метр мәйдага таралган.
13.05 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Урында 87нче янгын-коткару часте һәм аерым «Җиңү» постының ике янгын сүндерү автоцистернасы эшләгән. Беркем дә зыян күрмәгән.