Секачев Миңнехановка «Лаеш» туристлык территориясе планының беренче этабын тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Корпорация Туризм.РФ» акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев «Лаеш» туристлык территориясе мастер-планының беренче этабын эшләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Очрашу бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Корпорация катнашында Лаеш районында 73 гектар мәйданда туристларны бөтен сезонга урнаштыру өчен объектлар төзү планлаштырыла, дип искәртә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте. Анда кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар һәм пляж ялы өчен инфраструктура барлыкка киләчәк.
Яхта маринасы һәм яр буе сервис инфраструктурасы төзү проектның үзенчәлеге булачак.