18 июньдә Сургутның үзәк мәйданында Сабан туе була
18 июньдә Сургут шәһәренең үзәк мәйданында Сабан туе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бәйрәм программасында Татарстан һәм Башкортстан артистлары катнашында концерт көтелә. Биредә шулай ук Сургут һәм округ коллективлары чыгыш ясаячак. Көрәш, балалар һәм өлкәннәр өчен спорт уеннары, кулдан эшләнмәләр күргәзмәсе, төрки халыкларны милли ризыкларынан авыз итү оештырылачак.
Бәйрәм 11.30 сәгатьтә башлана.