Бөгелмәдә чыккан янгында 41 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Бөгелмәдә ике бүлмәле фатирда чыккан янгында 41 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Подгорная урамындагы бер катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген иртәнге дүрттә килгән. Биредә ике бүлмәле фатирның түшәменә һәм җиһазларга ут капкан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк йорттан 11 кешене эвакуацияләгәннәр. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә тап булган.
Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан.