Мамадыш Сабан туенда өчпочмак ашаучылар бәйгесе булды
Бүген Мамадышта Сабан туенда беренче тапкыр иң тиз өчпочмак ашаучыны ачыклау буенча «Өчпочмак-пати» конкурсы булды. Анда биредә яшәүчеләр генә түгел, башка шәһәрләрдән килүчеләр дә катнашты.
Конкурс шартлары буенча, өчпочмакны ашарга бары тик 6 минут бирделәр. Җиңү өчен төрле яшьтәгеләр тырышты. Иң өлкән катнашучыга 60 яшь иде. Бәйрәм кунагы танылган блогер Талип Миңнегалиев та үзенчәлекле конкурста үзен сынап карады.
Конкурста Казанда яшәүче Рөстәм Гайнуллин җиңде, ул 6 минутта 10 өчпочмак ашап өлгергән. Аңа 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде, ә калганнарга истәлекле дипломнар тапшырдылар.