Уфа Милли китапханәсендә «Язучы үстерәбез» балалар әдәби студиясе ачылды
Уфада Ә.Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең Балалар уку үзәгендә яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен «Язучы үстерәбез» дигән балалар әдәби студиясе ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, әлеге проектның төп максаты – баланың иҗади потенциалын үстерү. Төркемнәрдә дәресләр, сайлап алынган жанрга карап, берәр прозаик, шагыйрь яки драматург җитәкчелегендә узачак. Студия яше һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле булган балаларга юнәлдерелгән.
Проектны оештыручылар билгеләп үткәнчә, студиягә йөрүчеләр кирәкле теоретик белемнәр туплар, дөнья әдәбияты классикасы белән танышыр, үз әсәрләрен тәкъдим итәр, фикер алышуларда катнашыр һәм остазлардан файдалы киңәшләр алыр дип көтелә.