Казанда Mercedes автомобиле белән авариядә үлгән кеше Карелиядән килгән табиб булган
Узган пәнҗешәмбедә Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә белешмә ачыкланды. Кыйммәтле чит ил машинасы бәрдереп үтергән кеше Карелиядән килгән танылган табиб-травматолог Сергей Шуркин булып чыкты.
«Татар-информ» агентлыгы Mercedes автомобиленең 18 яшьлек йөртүчесе Мартын Межлаук урамында 35 яшьлек ир-атны бәрдерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Аның светофорның кызыл утына җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгып барышы булган. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук үлгән.
«8 июньдә юл һәлакәтендә Сергей Владимировичның гомере фаҗигале рәвештә өзелде, Сергейга 35 яшь иде», - дип яза Сергей Шуркинның хезмәттәшләре социаль челтәрләрдә.