Татарстанның кайбер районнарында инвесторлар өчен шартларны йомшартырга тәкъдим ителде
«Моңарчы күрелмәгән санкцион басым» йогынтысында Татарстанның кайбер районнарында инвесторлар өчен шартларны йомшартырга ниятлиләр. Республика Хөкүмәте әзерләгән закон проекты белән сату-алулардан башка җир кишәрлекләре өчен кирәкле инвестиция күләмен 350 млн сумнан 15 млн сумга кадәр киметергә тәкъдим ителә.
«Муниципаль районнар территорияләрендә сәнәгать паркларын үстерүне стимуллаштыру максатларында закон проекты белән алар өчен таләп ителә торган инвестицияләр күләмен 15 млн сумга кадәр киметергә тәкъдим ителә», диелә проектка аңлатма язуында.
Башта индустриаль (сәнәгать) паркның идарәче компаниясе инвестпроектын гамәлгә ашырганда инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн сумнан артык булырга тиеш иде. Әмма үзгәрешләр белән шәһәр округлары һәм Татарстан муниципаль районнары өчен дифференциацияләнгән якын килү юлы кертелә.
Шулай ук «аны башкаруны мониторинглау һәм контрольдә тоту мөмкин булмаганга күрә» эш урыннары булдыру критерийларын төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
Закон проекты авторлары аңлатканча, үзгәрешләр дустанә булмаган дәүләтләрдән санкцион басым шартларында республика районнарында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен инфраструктура объектларын булдыруга һәм үстерүгә акча кертергә планлаштырган инвесторларга өстәмә ярдәм чарасын кертә.