Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2023

Яңа татар бистәсе зиратында шагыйрь Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган куелды

0
Яңа татар бистәсе зиратында шагыйрь Миргазиз Укмасый каберенә таш һәм чардуган куелды

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукайның дусты, замандашы, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый каберенә таш куелды, чардуган урнаштырылды. Таш һәм чардуган кую эшен башлап йөрүче - шагыйрьнең авылдашы, тележурналист, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

«Кабер ташын куйдыру эше ике елга сузылды. Миргазиз Укмасый бик зыялы шәхес булган. Кабере өстенә плитә дә җәйдердек, чөнки караучысы юк. Моңа кадәр институтыбыз студентлары белән аның каберен чистартып йөрдек. Киләчәктә дә каберен карап торачакбыз. Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова ташны һәм плитәне куйдыруда матди ярдәм күрсәтте. Барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.

Миргазиз Укмасый белән Флюра Абдуллинаның бабасы аралашкан булган. «Алар дус булганнар. Беренче тапкыр Миргазиз Укмасыйның ташландык каберен күргәч, шаккаттым. Мулланың кабере шулай ташландык хәлдә ятарга тиеш микәнни, дип студентларга әйтә идем. Алар тырыша-тырыша каберен чистарта иде», - диде ул.

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Казанның Яңа татар бистәсе зиратын өйрәнгән. Шуннан соң алар каберләрнең фотоларын интернетка урнаштырды. Миргазиз Укмасыйның ташландык, беркемгә кирәк булмаган каберен күреп, моңайдым. Аның хәтта чардуганы да юк иде. Кычытканнар үсеп беткән, ташына да пумала куелган... Кабер югалыр дип, үземнең өскә шулкадәр авыр йөк алдым. Шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Әлки районы якташлыгына, Балык Бистәсе районы халкына, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәровка рәхмәтен әйтте.

Кабер ташына Миргазиз Укмасыйның шигырь юллары язылган: «Калебең көзге булсын. Кер кунмаган, рухың – чишмә суы сафлыгы».»Булдыра алганча тырыштым, галимнәр белән сөйләшеп, каберенә шигырь юлларын яздырттык, ташында туган елы да дөрес язылмаган иде, дөресләп яздык», - дип аңлатты ул.

«Аның беркеме дә юк. Ул 1930 елларда репрессияләнә, безнең авылдан 6-7 кешене кулга алалар. Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән кызы вафат була, хатыны да җан бирә. Аның тагын бер кызы була. Ул чит-ят җирләргә китеп, югала. Мин аны эзләтеп тә карадым, ул Сахалин якларына киткән була, әмма таба алмадык. Шулай итеп, Укмасыйның бер туганы да калмый», - ди Флюра Абдуллина.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе аның Тукай чорында яшәгән бөтен танылган шәхесләр турында мәкаләләр язып калдырганын, шигырьләр иҗат иткәнен әйтте. «Тамагын туйдырыр өчен балта остасы булып эшләргә мәҗбүр була. Мәкаләләрен, язмаларын чыгартмыйлар. Укмасый гомеренең соңгы көнендә ул картлар йортында вафат була», - дип сөйләде Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, татар зыялыларның ташландык каберләре бик күп. «Студентларны алып барып, чистарту эшен башкару - тәрбияләү чарасы. Каберләрне карап, чистартып торырга кирәк. Үзебезнең эш-гамәлләр белән яшьләрне тәрбиялибез. Ташландык каберләр булмаса иде. Хөкүмәт карарга тиеш, дип әйтергә ияләнгәнбез, ләкин ул аны карап бетерә алмый. Ул мөмкин эш түгел, чөнки алар бик күп, татар халкы шәхесләргә бик бай. Каберләрне торгызу мәсьәләсендә якташлар да ярдәм итәргә тиеш», - дигән фикерен әйтте ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Миргазиз Укмасыйның әле өйрәнелеп бетмәгән шәхес булуын әйткән. Чарада Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев, Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, шагыйрьләр - Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров, Бәтке җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рәис Нигъматуллин, Кече Укмас авылы клубы мөдире Зөлфирә Гәрәева, сәнгать җитәкчесе Резидә Сабирова, Балык Бистәсе имамы Хәмит хәзрәт Идрисов та булган.

  • Зәбиров Миргазиз Габделкаюм улы (тәхәллүсе – Укмасый) - 1884 елның 14 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе Кече Укмас авылында туа. Дин эшлеклесе улы. Башлангыч белемне туган авылында ала. Иләбәр, Сатыш (хәзер Саба районы), «Мөхәммәдия» (1908 елга кадәр) мәдрәсәләрендә укый, «Яшерен әдәби түгәрәк» һәм шәкертләрнең «әл-Ислах» яшерен сәяси оешмасы әгъзасы.
  • 1907–1914 елларда Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында, Акмулла шәһәрендә укыта. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1923–1925 елларда туган авылында мулла була, игенчелек белән шөгыльләнә. 1931 елның маенда кулга алына, 8 елга лагерьларга хөкем ителә (шартлы рәвештә). Соңыннан Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә яши. 1948 елда Казанда вафат була.




Губернаторы России
Москва

В московской мэрии не планируют запрещать самокатам ездить по тротуарам





Москва

Санкт-Петербург не смог обойти Москву в рейтинге жизни населения


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о разделе сервиса RUSSPASS, который запустили к началу летнего сезона



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт волынщиков в музее П.И. Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Нижнем Тагиле прошел десятый благотворительный забег ЕВРАЗа и городской спортивный праздник «Дай пять!»

ЦСКА и МФТИ заключил соглашение о сотрудничестве

Две бронзы выиграли забайкалки на международных соревнованиях по киокусинкай «Moscow Cup 2024»


Рафаэль Надаль

Почеттино может возглавить «МЮ», Надаль думает о продолжении карьеры. Главное к утру



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

АО «Транснефть – Дружба» провело экологические акции



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России