Россиялеләрне Төркиягә турлар сатып алганда алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр
Төркиядә торакка бронь ясарга җыенган туристларны алдау өчен мошенниклар яңа схема уйлап тапкан. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясендә (АТОР) хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.
«Балалары булган өч Россия гаиләсе мошенниклар аркасында Төркиядә алдан бронь ясалган ялсыз калды», - дип сөйләде Tulpar Travel башлыгы Сунай Сертель.
Өч гаилә дә торакны Booking.com сайтында сайлаган. Бронь ясау өчен Россия картасыннан түли алмаганлыктан, алар анкетада күрсәтелгән номер буенча фатирның «хуҗасы» белән турыдан-туры элемтәгә кергән. Алга таба аралашу өчен ул аларны «Тelegram»да язышырга чакыра. Анда ул туристларга Booking.com сайты аша торакка урнаштырырга, трансфер оештырырга вәгъдә итә.
Корбаннар түләүнең бер өлешен алдан күчергәннән соң, «хуҗа» юкка чыга һәм язган хатларын бетерә.
Белгечләр фаразынча, туристлар фишинг сайты корбаны була ала, ул сайтның чын Booking.com сайтына бернинди дә катнашы булмаска мөмкин.