Чаллы Сабан туенда катнашучылар Татарстанны символлаштырган хәрефләр ясап тезелеп басты
Бүген Чаллы Сабан туенда катнашучылар Татарстан Республикасын аңлата торган «Р» һәм «Т» хәрефләренә тезелде. Бу хакта автошәһәр мэриясе Telegram-каналында хәбәр итә.
Мәйдандагы тамашада барлыгы 1500 кеше катнаша. Бәйрәмгә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде.
«Татар-информ» Чаллы Сабан туенда йөз еллык ретротракторларның күчмә күргәзмәсе ачылачагын хәбәр иткән иде. Сабан бәйрәменең абсолют батырына бүләккә яңа «Москвич» автомобиле тапшырылачак. Кичә Чаллыда Сабантуй гүзәлен сайладылар.
Видео: t.me/nabchelnyofficial.