Фәрит Мөхәммәтшин дустанә илләрнең җәмәгатьчелеге белән эшне көчәйтергә чакырды
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советының халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясе илнең тышкы сәяәстенең яңа концепциясе турында фикер алышты. Видеоэлемтә буенча утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россиянең якын чит илдә, Азия, Африка һәм Латин Америкасында партнерлары бар, дип белдерде комиссия җитәкчесе - РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров.
«Практик адымнар инде ясала. Алар арасында – Евразия икътисади берлегенең һәм Кытайның «Один пояс — один путь» проекты планнарын берләштерү, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кысаларында, күзәтүчеләрне һәм партнерларны җәлеп итеп, багланышларны киңәйтү, Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе белән стратегик партнерлыгын ныгыту, аларның башкарма структуралары арасында элемтәләрне җайга салу», - диде дипломат.
Лавров үз чыгышында октябрьгә билгеләнгән неоколониализмның заманча практикалары белән көрәш форумын (аның сүзләренчә, аны әзерләүгә төрле илләрнең идарә итүче партияләр кушылган), Россия Дуслар клубын булдыру идеясен, «Люди Артека» халыкара акциясен, шулай ук Кытайның Коммунистлар партиясе белән элемтәләрне ныгыту эше һәм «дөньякүләм антиколониаль коалиция булдыру» турында искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Россиянең Тышкы сәясәт концепциясен актуаль дип санавын, «дустанә илләрнең иҗтимагый оешмалары һәм партияләре белән эшне яңача көчәйтергә» кирәклеген әйтте.
Мөхәммәтшин шулай ук төрле милләт кешеләрен берләштерү өчен Россия төбәкләре хезмәттәшлеге әһәмиятен ассызыклады. «Бер-береңнең тарихи традицияләрен һәм мәдәниятләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән мондый бердәмлек бүген - ил өчен авыр чорда аеруча ачык чагыла. Партиянең үзәк органнарын төбәк структуралары белән координацияләү эшен көчәйтергә кирәк дип саныйм», - дип тәкъдим итте сәясәтче.
Моннан тыш, утырышта Россотрудничество башлыгы Евгений Примаков, Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесе һәм Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий, «Бердәм Россия» партиясенең Халыкара хезмәттәшлек комитеты әгъзасы Алексей Громыко, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина һәм башкалар чыгыш ясады.