Уфада Башкорт драма театры актрисасы Фирдәвес Гыйззәтуллина вафат
Фото: © https://www.bashinform.ru/
Бүген Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы Фирдәвес Гыйззәтуллинаның йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 49 яшь булган, алтын юбилеен каршыларга нибары биш көн калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Агентлыкка театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, актриса белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 24 июньдә, 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Көньяк зиратның Хушлашулар залында узачак.
Фирдәвес Гыйззәтуллина 1973 елның 27 июнендә Сибай шәһәрендә туган. 2003 елдан бирле Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшләгән.
Искәртеп узабыз, элегрәк «Башинформ» агентлыгы ике ел элек Уфада актрисаның әнисе, Башкортстанның халык артисты Вәкилә Калмантаеваның вафат булуы хакында хәбәр иткән иде.