Ат чабышында «Аргамак» призына ярышта Башкортстан җайдагы беренче килде
«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ат чабышлары башланды. Беренче булып "Аргамак" призына татар атлары ярышты. "Алтын РТ" атында Башкортстан егете - 17 яшьлек Илнар Шәяхмәтов беренче булып килде.
"Мин җиңәрмен, дип уйламаган идем. Үзем инде 7 ел ат спорты белән шөгыльләнәм. Атлар, чабышлар яратам. Ярыш өчен махсус килдем", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Җайдакның остазы Теләче районыннан Фирзәр Гыйниятуллин үзе дә бик күп призлар иясе.
"Мин үзем чабарга тиеш идем, тик яшь егетне утыртттым. Мин Илнарны күптәннән беләм, тәҗрибәсе дә бар, шуңа аңа тәкъдим иттем. Ул булдырды", - дип сөйләде ул.
"Аргамак" призы өчен ярышка барысы 7 ат чыкты. Атлар 2000 метр дистанцияне үтте. Приз фонды – 200 мең сум.