Путин: Россия үзен ышанычлы хис итә һәм барлык планнарын тормышка ашырырга әзер
Яхшы макроикътисади күрсәткечләр, төзелеш тармагы үсеше һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносы ярдәмендә Россия үзен ышанычлы хис итә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин “Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруы өчен интервьюсында белдерде.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә эшсезлек, еллык инфляция күрсәткечләре буенча тарихи минимум күзәтелә, ә төзелеш тармагындагы күрсәткечләр, киресенчә, куелган рекордларны үтеп бара. Аларны саклау өчен ил хәзер югары темплар тота.
"Болар барысы да комплекста һәм безгә үзебезне ышанычлы хис итү мөмкинлеге тудыра. Һәм, һичшиксез, алдыбызда торган барлык планнар һәм бурычларны тормышка ашыра алабыз. Бу илне саклауга да, махсус хәрби операция үткәрүгә дә кагыла, бу тулаем икътисадка һәм аның аерым юнәлешләренә дә кагыла», — дип ассызыклады Президент журналистның соравына җавап биреп.
Ул билгеләп үткәнчә, илнең саклану сәләтен арттыру өчен куелган тырышлык мәгариф, сәламәтлек саклау үсеше һәм башка күрсәткечләр белән гармониядә булырга һәм ил икътисадына зыян китермәскә тиеш.