Казанда шәһәрнең тарихи урыннары буйлап велоквест узачак
Бу җәйдә Казанда шәһәрнең тарихи урыннары буенча велоквест узачак. Проект физик затлар өчен грантлар конкурсында җиңүче булды һәм 130 мең сум күләмендә ярдәм алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.
«Грантлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе быел Казан тарихы буенча зур велоквест үткәрәчәк, биредә без төрле яшьләр вәкилләрен җыярга планлаштырабыз», – дип ачыклык кертте ул.
Велоквестның конкрет датасы әле билгеләнмәгән, ләкин ул июль яки август айларында узарга мөмкин. Хәзер катнашучылар, спонсорлар, шәһәр һәм администрацияләр белән әзерлек эшләре бара, диде Садыйков.