Уфада язучы Шамил Идиатуллин белән очрашу узачак
6 июльдә Уфада язучы һәм журналист, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллинның иҗат кичәсе узачак. Очрашу аның «Февральгә кадәр» дигән яңа китабы чыгуга багышланачак, дип хәбәр итте «Башинформ»га оештыручылар.
Төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә иҗат итүче авторның әсәрләрен укырга яратучылар әйтүенчә,Шамил Идиатуллин гаҗәпләндерә белә. «Идиатуллин нинди генә жанрда язса да, һәрвакыт күпчелек өлеше производство романы булган триллер килеп чыга, бу хәзерге әдәбият өчен аеруча актуаль», дип искәртә алар.
Очрашуда кичә кунаклары авторга сораулар бирә, китаплар сатып ала һәм автограф куйдыра алачак. Чарада катнашу бушлай.