Түбән Кама гуманитар штабы махсус операциядә катнашучы 230 кешегә ярдәм күрсәткән
Түбән Кама шәһәре махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә – шәһәрдә контракт буенча китүчеләр һәм мобилизацияләнгәннәр белән гуманитар штаб эшли. «Татар-информ»га вице-мэр Марина Камелина сөйләгәнчә, апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр әлеге пунктлар аша 230 солдатка ярдәм күрсәтелгән.
Шушы көннәрдә солдатларның чираттагы партиясен Химиклар урамы 72б адресы буенча урнашкан пунктта киендергәннәр. Волонтерлардан Андрей ярдәм алган. Ул контракт төзегән һәм тиздән туган илебез чикләрен якларга китәчәк. Волонтерлар үзәгендә булачак хәрбигә иң кирәкле әйберләр: кием, дарулар, фонарь, пычак һәм гигиена чаралары бирелгән.
Гуманитар штаб инде 10 ай эшли. Бу вакыт эчендә алгы сызыкка берничә йөк һәм җиңел автомобиль — «УАЗ», «Шевроле Нива» машиналары, 5 бензогенератор, 7 квадрокоптер, кыйммәтле техника (тепловизион прицеллар, монокулярлар), 38 мич -буржуйка, бензопычкылар, жилетлар, электр генераторлары, җылы әйберләр, азык-төлек, окопта яндыра торган шәмнәр, медицина препаратлары һәм башка әйберләр җибәрелгән.
Бүгенге көндә 42,9 млн сумлык, шул исәптән хәрбиләргә 25,4 млн сумга, хәрбиләрнең гаиләләренә 5,5 млн сумга, Лисичанскка 9,2 млн сумга, башка территорияләргә 2,67 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.