Аннексияләнгән Кырымның югары уку йортларын тәмамлаучыларны повесткалар алырга мәҗбүр итәләр
Студентларны диплом алыр алдыннан белем бирү оешмасы җитәкчелеге янына чакыртып алалар һәм военкоматка чакыру кәгазе тапшыралар. Бу хәрби комиссариатлар тәкъдиме белән эшләнә, шул рәвешле алар уку йортын тәмамлаучыларны повесткалар алырга мәҗбүр итә диелә.