Татарстанда электр энергиясе бирүне өзәргә ярамаган объектлар исемлеге расланды
Татарстанда 2023 һәм 2024 елларда икътисади, экологик һәм социаль өлкәләрдә килеп чыгарга мөмкин булган нәтиҗәләр сәбәпле электр энергиясе белнә тәэмин итүне өзәргә ярамаган объектлар исемлеге төзелгән. Тиешле боерыкка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документта, шул исәптән, Татарстан Рәисе Администрация бинасы, республика Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан прокуратурасы, Идел буе округы Арбитраж суды һәм Татарстандагы Суд департаменты идарәсе биналары искә алына.
Моннан тыш, исемлеккә медицина учреждениеләре, башкарма комитет биналары, элемтә инфраструктурасы нокталары, су белән тәэмин итү һәм канализациянең үзәкләштерелгән объектлары, Казан метрополитены, хәрби частьләр, хәрби комиссариатлар, эчке эшләр бүлекләре, янгын деполары һәм башка күп кенә корылмалар кертелгән.
2022-2023 елларга исәпләнгән узган елгы шундый ук боерык үз көчен югалткан, дип танылды.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда электр энергиясен куллануның 1,9 процентка артуын хәбәр иткән иде.