Башкортстанда «Яшьләр җыены-2023» була
Башкортстанда 14-16 август көннәрендә Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены-2023» IV Яшьләр форумы узачак. Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук сүзләренә караганда, вакыйга республиканың матур почмакларының берсендә палаткалы лагерь форматында оештырылачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Форум 7 юнәлештә эшләячәк: мәктәп һәм студентлар үзидарәсе, медиатрендлар, авыл яшьләре, яшьләр сәясәте кадрлары, студентларның I Республика туристлык слеты һәм эшләүче яшьләрнең «На высоте» республика иҗат фестивале.
«Җыен» кысаларында «ОбъективНО» кыска метражлы республика кинофестивале узачак. Шулай ук, бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы да үтәчәк. Ул яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр инициативаларына грант ярдәме белән оештырыла.
Теркәлү онлайн форматта була.
2022 елда форум эшендә Самара, Саратов, Мәскәү өлкәләреннән, Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Удмуртиядән, Мәскәү һәм Абхазиядән яшьләрнең 600 вәкиле катнашты, диелә хәбәрдә.