Экологлар Тукай районында футбол кыры зурлыгында чүплек тапкан
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында зур төзелеш чүплеге тапкан. Бу хакта табигатьне саклау ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.
7,8 мең кв. метр мәйданда территория пычранган, чүплекнең күләме 9 360 кубометр.
Тукай районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куярга ярамавы һәм чүплекне юкка чыгару зарурлыгы турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, ә территория тиешле санитар хәлгә китерелгән.