Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиесенең берничә хезмәткәрен бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиесенең берничә хезмәткәрен билгеләп үтте. Компания хезмәткәрләренең берсе «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.
Хокукый мәгълүмат порталында бүген урын алган карарларның берсендә «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә казанышлары өчен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән «Чаллы-Икмәк» АҖ слесарь-сантехнигы Ильин Михаил Васильевичны бүләкләргә»,—диелгән.
Шулай ук Татарстан Рәисе мич чыгаручы Николай Мальцевны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» бүләкләгән.
Тагын ике хезмәткәр – камыр әзерләүче Елена Маратаева һәм катлы камыр ризыклары цехы мастеры Мәдинә Гайсинага «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» исеме бирелгән. Документта «Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдә күрсәткән казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» диелгән.