Депутатлар Мишустинны хәрбиләрне иминиятләштерү турында закон проектын хупларга чакырды
Махсус операциягә кагылышлы мәсьәләләр буенча эшче төркем операциядә үз ирке белән катнашучыларны иминиятләштерү тәртибен алдан ук исәпкә алырга тәкъдим итте. Закон проектын хуплау үтенече белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга эшче төркем башлыгы, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатен махсус операция буенча Татарстандагы эшче төркем координаторы, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе житәкчесе Алсу Нәбиева хуплады.
«Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә региональ ярдәм чаралары исемлеге даими рәвештә киңәйтелә. Соңгылардан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, махсус операциядә катнашучыларның балаларына сәламәтләндерү оешмаларына юллама алуга ата-ана взносы өчен төбәк бюджетыннан өстәмә рәвештә 11 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу төр ярдәмне киләсе елларда да саклап калу планлаштырыла. Моннан тыш, коммерцияле булмаган оешмаларның махсус операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проектларын Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте үсеше грантлары хисабына финанслау турында карар кабул ителде», — дип өстәде Алсу Нәбиева.
Аның фикеренчә, «Ватанны саклаучылар» фонды бүлеге белән эшләү килеп туган мәсьәләләрне комплекслы хәл итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Һәр мөрәҗәгать индивидуаль тәртиптә өйрәнелә, һәм мондый эш бүген республиканың бар җирендә дә алып барыла.
Аерым алганда, хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, фондның социаль координаторлары һәм республика муниципаль районнары хатын-кыз депутатлар тырышлыгын берләштерү турында карар кабул ителде.
Эшче төркем мобилизацияләнгән гражданнарның тәэмин ителешен, тиешле түләүләр алуын, ярдәм чараларын даими мониторинглый. Шулай ук махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль яклау буенча даими нигездә закон инициативалары эшләнә.
«Бүгенге көндә хәрбиләр тормышын һәм сәламәтлеген мәҗбүри иминиятләштерү ягыннан караганда, үз ирке белән китүчеләр контрактчы һәм мобилизацияләнгәннәр белән тигез булмаган шартларда калды. Россия Хөкүмәтенең мондый кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән эшче төркем закон проектларын хуплавы бик мөһим», — дип йомгаклады Алсу Нәбиева.