Татарстандагы өч пляж гигиена таләпләренә туры килми
Татарстан пляжларындагы суны тикшергәннән соң, өч пляжның гигиена таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр иттеләр.
6 июльгә пляжларда сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге пляжлар гигиена таләпләренә туры килми:
- микробиологик күрсәткечләр буенча – Казандагы Түбән Заречье, Локомотив пляжлары, Нурлат, Мамадыш, Лаеш, Лениногорск, Бөгелмә, Кама Тамагы һәм Мөслим районнарындагы пляжлар;
- санитария-химия күрсәткечләре буенча – Казандагы Зур Аккош күле һәм Лаештагы пляж.
Ведомствода әйтүләренчә, паразитология һәм вирусология күрсәткечләре буенча гигиена нормаларына туры килмәгән су пробалары ачыкланмаган.
Район хакимиятләренә һәм җаваплы юридик затларга су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр җибәрелгән.