Татарстанда картлар йортларында яшәү шартларын яхшырту буенча чаралар расланды
Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларына урнаштырганда өлкәннәр һәм инвалидлар чиратын киметү (профилактикалау) буенча 2023-2025 елларга исәпләнгән чаралар комплексы расланды.
Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
Шул ук вакытта тиешле чаралар стационар оешмаларда чиратны киметүгә генә түгел, ә өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен анда яшәү шартларын яхшыртуга да юнәлдерелгән.
Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Хезмәт министрлыгына йөкләнгән. Ведомство профильле федераль министрлык алдында чаралар комплексының үтәлеше турында хисап бирергә тиеш.
Чараларның беренче өлеше гамәлдә булган картлар һәм инвалидлар йортлары челтәрен камилләштерүгә юнәлтелгән. Бу, аерым алганда, социаль учреждение биналарын капиталь төзекләндерү программасын ел саен раслау һәм кадрлар белән тәэмин ителешне һәм матди-техник базаны мониторинглау.
Чараларның икенче өлеше стационарларны алмаштыра торган технологияләр үсешен күздә тота.
Чараларның өченче өлеше (социаль хезмәт күрсәтә торган стационар оешмаларында гражданнарның чиратын киметү эшчәнлеген координацияләү) бер генә компонентны үз эченә ала. Бу расланган чаралар комплексын гамәлгә ашыруны мониторинглау һәм тикшереп тору.