Марат Җәббаров: Татарстан аграрийлары шушы көннәрдә уҗым культураларын җыюга керешәчәк
Югары температуралар аркасында уҗым культураларының җитешү вакыты кыскара һәм шушы көннәрдә аграрийлар урып-җыюга керешәчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
«Бу атнадагы югары температуралар уҗым культураларының өлгерү вакытын кыскарта. Кичә «Актаныш» агрофирмасы аграрийлары 47 гектарда арпа суктырып карады. Дымлылык – 23 процент, уңыш – 1 гектардан 18 центнер. Иртәгә тагын өч хуҗалык арышка чыгачак», – диде министр.
Шулай ук терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 7 июльгә 359 мең гектарда күпьеллык печән чабылган – бу гомуми мәйданның 95 проценты.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эштә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.