Башкортстанда «Канатлы ат» спорт ярышларын яңадан үткәрә башлаганнар
Башкортстанның Дүртөйле районында «Канатлы ат» дигән ат спорты ярышларын кабат үткәрә башлаганнар, дип хәбәр итә «Башинформ».
Ярыш 20 ел элек барлыкка килгән. «Канатлы ат» ярышының беренче этабы ел саен «Аргамак» ат спорты комплексы үтә торган була. Анда күрше республикалар һәм бөтен Урал атлары катнашкан. Ярыш биш этап белән үткәрелгән. Шуларның 4се район ипподромнары һәм ат спорты комплексларында, якынча бер ай аралыгы белән уздырыла. Финал ярышы исә Уфада «Акбузат» ипподромында тәмамланган.
«Канатлы ат» ярышларын үткәрү берничә елга туктатыла. Ә быел ат чабышларын яңадан торгызырга карар иттеләр, дип хәбәр итә «Башинформ»га район хакимияте.
Тамашачыларга, ат чабышларыннан тыш, атлар парады, понилар чабышы, сәнгать осталарының һәм үзешчән сәнгать коллективларының иҗади чыгышлары, халык һөнәрләре осталык дәресләре, халык уеннары тәкъдим ителгән.