Казаннан Казахстанга баручы велосәяхәтчене Актанышта каршылаганнар
Велосәяхәт кылып йөрүче Валерий Сморчков кичә Актанышта булган. Аны Актанышка керү урынындагы стела янында чәк-чәкләр белән районның танылган һәм һәвәскәр велосипедчылары каршылады. Алар арасында Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, блогер Алмаз Нурлыев та бар иде, дип хәбәр итә «Актаныш-информ» сайты.
Валерий Сморчков 4 көн дәвамында Казаннан велосипедта Актанышка килгән. Әле сәяхәтәнең бу соңгы ноктасы түгел. Казахстанга әти-әниләренә, туган ягына кадәр бара. Һава торышы көйсезлегенә карамый ул, бүгенге көнгә 400 километр чамасы үткән икән, бу санны аның спидометры күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Валерий үзе — Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мөгаллиме, кафедра доценты. Велотуризм белән исә 5нче ел ныклап мавыга.
«Миңа велосипета йөрү бик ошый! Җәяү кызыклырак булыр иде дә, ләкин вакыт күп түгел. Отпускта чакта гына мондый зур сәяхәтләргә чыга алам, 54 көн отпускым. Йоклыйм палаткада, кунакханәләргә кергәнем юк. Юл буйларындагы кафеларда гына ашап чыгам. Кичә Минзәләдә булдым. Алга таба Башкортстанга барам. Тизрәк Казахстанга барып җитәсем килә», – дип сөйләде ул.