Эксперт: Россиядә чит илдә эшләнгән ветеринария препаратларына кытлык барлыкка киләчәк
2023 елда Россиядә вак йорт хайваннарын дәвалау һәм алар арасында таралган авыруларны кисәтү өчен чит илдә җитештерелгән 19 исемдәге препаратны гына илгә кертергә рөхсәт итү ниятләнә, узган ел алар 130 иде. Ветеринар фармацевтик препаратлар җитештерүчеләр ассоциациясе (АВФАРМ) башкарма директоры Семён Жаворонков шундый мәгълүматлар китерде.
Эксперт билгеләп үткәнчә, биредә проблема Россиягә карата кертелгән санкцияләргә бәйле чикләүләргә түгел, ә закондагы яңа таләпләргә кайтып кала. АВФАРМ мәгълүматлары буенча, ветеринария препаратларын гражданлык әйләнешенә кертү буенча яңа процедура аркасында кытлык барлыкка килә, аның кысаларында чит ил җитештерү мәйданчыкларына Россиянең GMP сертификациясен узарга кирәк. Шул ук вакытта, әгәр бер препаратны җитештерүгә берничә компания җәлеп ителсә, аларның һәркайсы сертификат алырга тиеш.
«Башка илләрдәге аналогларга исәп тотып булмый. Яңа процедура аермаларга урын калдырмый, һәм хәзерге вакытта Европа компанияләре, мисал өчен, Латин Америкасы компанияләре дә аның таләпләренә туры килми. Бразилиядә сигез тикшерү үткәрелгән инде, шуларның берсе генә сертификат бирү белән тәмамланган. Россия үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча 60 процент очракта сертификат бирелми», - дип искәртте Жаворонков.