Путин: «Россия-мөмкинлекләр иле» 150 илдән 20 миллион кешене берләштерде
Үзенең биш еллык эшендә «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (АНО «Россия – страна возможностей») гаҗәпләндерерлек нәтиҗәләргә иреште. Бу хакта оешма утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Ул ачык платформаның 26 төрле конкурс, проект, олимпиада һәм башка бәйгеләрне берләштерүен искәртте.
«Бу программаларда 20 миллионнан артык кеше катнашкан булуы мөһим. Бу, әлбәттә, гаҗәпләндерерлек. Әмма тагын да гаҗәпләндерә торган нәрсә – бүгенге барлык кыенлыкларга карамастан, бу программаларда безнең дусларыбыз, 150 дән артык илдән коллегаларыбыз катнашты», – дип белдерде ул.
Путин сүзләренчә, оешманың барлык программалары кешегә ярдәм итүгә, аңа максатларга ирешергә булышуга яки аларны формалаштыруга да юнәлдерелгән.