Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

Горький паркында Казан халкын рус мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштырдылар

0

Кичә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» проекты чаралары кысаларында рус мәдәнияте бәйрәме булды.

«Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары рус халкының милли костюмнары, кухнясы, декоратив-гамәли сәнгате, халык уеннары һәм биюләре белән танышты. Теләге булган һәркем өчен балчыктан уенчык ясау, әвәләү, челтәр үрү, җеп эрләү, курчак ясау, хатын-кызларның традицион бизәнү әйберләрен ясау буенча мастер-класслар оештырылды», - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә Казан губернасының борынгы рус костюмнарының уникаль экспозициясе һәм Татарстан Республикасының рус бәйрәмнәренә багышланган фотоэкспозиция күрсәтелгән.

Чарада Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Рәисе департаментының эчке сәясәт буенча милли сәясәтен тормышка ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең җитәкчесе Ләйсән Низамова, «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашкан.

«Милли традицияләр, мәдәният һәм йолаларга аерым басым ясалган чаралар яхшы рухта уза. Мондый чараларда балаларның күплеге аеруча күңелгә рәхәтлек өсти, чөнки үз халкының милли гореф-гадәтләрен кечкенәдән белеп үсүче балаларның киләчәге якты. Әлеге бәйрәм чарасы янәшәбездә яшәүче милләтләрнең традицияләре белән танышу өчен дә бик яхшы мөмкинлек», - диде Евгений Ефимов.

Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квест-программасы оештырылган, һәркем урман герое белән танышып, истәлеккә фотога төшкән. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар рус әкиятләре, ә уен аланында традицион уеннары белән танышкан. Катнашучылар «Такмаклар» һәм «Халык җырларына әйләнгән җырлар» мәйданчыкларында бар кешегә яхшы таныш булган җырларны күмәкләшеп башкарган, такмак әйтү ярышында катнашкан, диелә хәбәрдә.

Иҗади номерлар белән Лаеш районының Никольский авылы мәдәният йортының «Каравон» халык фольклор ансамбле, «Не любо – не слушай» фольклор ансамбле, «Русская песня» халык хоры, Казан шәһәр филармониясе солисты Дмитрий Босов, «Красная горка» ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк-төркеме һәм «ЖИВaGO» төркеме чыгыш ясаган.

  • Проектның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Проект Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Дети из землячества Узбекистана в Улан-Удэ стали зрителями театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Россия

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России